28нче сентябрьдә республика парламентының 23нче утырышында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уза. Сәгать 10 да башлана. Алдагы утырышның көн тәртибенә бер генә мәсьәлә кертелгән – Татарстан Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы.











