Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе губернаторы Чжоу Найсян белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика Рәисе провинция җитәкчелегенә Татарстан делегациясе өчен бай һәм файдалы программа әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм аларны дәүләтләр арасында булырга тиешле мөнәсәбәтләрнең иң яхшы үрнәге дип атады.
Ул искәрткәнчә, Татарстан Шаньдун белән 2008 елда хезмәттәшлек турындагы килешү имзалаган. Шул вакыттан бирле республика белән Кытайның кайбер сәнәгать компанияләре арасында ныклы мөнәсәбәтләр урнашкан.
«Безнең төбәкләр арасында КРУТех Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетын булдыру – мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге елларын уздыру планына кергән уникаль инициатива», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу уртак проектны белем бирү проекты буларак кына түгел, ә барыннан да элек ике илнең технологик лидерлыгын ныгыту өчен нигез буларак каравын билгеләп үтте.
Шаньдун провинциясе губернаторы Рөстәм Миңнехановка хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләр күптәнге тарихка ия, һәм аларның уңышы – Республика Рәисенең казанышы.











