Татарстан Республикасының халык артисты Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Маяковский урамы, 23а йорт адресы буенча урнаштырылды. Искә алу чарасына җырчының туганнары, якташлары күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, сәхнә ветераннары килгән иде. Габдулла Рәхимкулов истәлегенә багышланган махсус репортажны икенче атнага 30 сентябрьдә тәкьдим итәбез.











