Сентябрь ае бакчадыгы бөтен уңышны җыеп алу чоры. Ә мул уңыш – тәрбия сорый. Апас районы, Иске Әнәле авылында яшәүче бакчачы Фарис Сәмигуллин да яшелчә һәм җиләк-җимеш куакларын үстерү буенча тәҗрибәсен елдан — ел арттыра бара. Җыеп алган уңышны саклау серләре белән бүлеште.
Яшелчәләр җыеп алынган. Помидорларның да соңгылары кызарып утыра. Алмагачлары муллыктан сыгылып тора. Тәрбияләү һәм яшь агачлар утырту серләре белән дә уртаклашты бакчачы.
Сарымсаклары да уңган. Көздән утыртырга көйләп куелган.
Түтәлләр әзерләгәндә, моңа кадәр анда нинди культуралар үсүен исәпкә алырга кирәк. Кабак, кәбестә, кузаклы, яшел культуралар үскән җир яхшы булып санала. Сарымсакны элеккеге урынына дүрт-биш елдан соң гына кайтарырга ярый.
Бакчада ул музей да булдырган. Аның өчен махсус теплица ясалган. Биредә элек кулланылган тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары урын алган. 500гә якын экспонат. Фарис әфәнденең туганы Дамир Нәбиуллин да музейны тулылыандырырга дип бүләк әзерләгән.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Татарстан яңалыклары, Апас районы.











