Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Александр Лапинны республика Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Тиешле указ ТР Рәисе сайтында бастырылган.
Лапин ТР Премьер-министры урынбасары вазифасына кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы килештергәнче үз вазифаларын башкарачак.











