Шушы көннәрдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, быел сигезенче тапкыр «Туган тел фестиваленең» финалы узды. Ул Татарстанның авыл, район һәм шәһәрләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар белән тәрбиячеләрне берләштерде. Финалда барлыгы 15 педагог катнашты.
Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, «Бала-Сити» халыкара күптелле балалар бакчалары челтәре тарафыннан оештырыла.
«Туган тел фестивале»нең төп максаты — республикабызда татар телен өйрәтүдә үзенчәлекле алымнары булган тәрбиячеләре һәм укытучыларны ачыклау. Сүз әлбәттә мәктәпкә яшькәчә балалар белән эшләүчеләр турында бара. Шуңа да әлеге чараны тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы дип тә атыйлар.
Оештыручы Альбина Насыйрова билгеләп үтүенчә Фестиваль Туган тел саклауга юнәлтелгән зур милли хәрәкәткә әйләнде.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова фестивальнең елдан ел нәтиҗәләре үсә баруын искәртте. Җииңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләре белән бүләкләнде.
Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова. Татарстан яңалыклары











