Мирас итеп калдырырлык бәйге нәтиҗәләре белән алдагы язмада таныша аласыз.
Туганлык җепләрен барлаган, мирасның мәгънәсенә төшендергән, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлаган бәйгегә 30дан артык эш килгән. Татарстан районнары белән беррәттән Башкортстан, Оренбург төбәкләре дә бик теләп кушылган. Бәйгедә өченче урынны алган Вәкил әфәнде Балтач районыннан
Ата-бабаларыбызның мирасына хөрмәт уятуны күздә тоткан чарага һәр катнашучы үзенчә иҗади якын килгән.
Шәҗәрәләр халкыбыз тарихында үзгә урын алып тора. Бәйгене Казанның «Гаилә» мәчете, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты, ЗАГС идарәсе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештыра.
Хәерле, озын гомер теләгән һәркем, туганлык җепләрен өзмәсен дип әйтелә хәдисләрдә.
Рухи мирасны барлаган чара бүгенге көндә аеруча кирәкле.
Барлык катнашучыларга дипломнар, истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Гомрә сәфәренә юлламага -Оренбургтан Асия Гайнуллина лаек.
Җиде буын бабаңны, җиде буын туганыңны белү изге гамәл. Һәр мөселман кешесе әлеге әманәтен балаларына тапшырсын иде.
Ләлә Зәйнуллина, Даниил Жданов. Татарстан яңалыклары.











