Бүген 1 нче октябрь — Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә өлкән буынга карата хөрмәт, ихтирам, кайгыртучанлык һәм чиксез рәхмәт сүзләре әйтелә. Бүгенге көндә Республикада 335 озын гомерле кеше яши, шуларның 100 яшен тутыручылар арасында 41 ир-ат һәм 294 хатын-кыз.
Һәм бүген, гадәттәгечә, республикада өлкәннәр ункөнлеге башлана. Барлык районнарда алар өчен кайнар элемтә, бушлай юридик һәм хокукый ярдәм, шулай ук вакансияләр ярминкәләре оештырыла. Ун көн дәвамында өлкәннәр сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә. Ерак авылларга медицина тикшерүләре һәм ярдәм күрсәтү өчен мобиль бригадалары чыга. Шулай ук, бушлай мәдәни, спорт чараларына бару мөмкинлеге бар. Ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен волонтерлар «Игелекле эшләр” акциясен уздыра.
Республикада 10 нчы октябрьга кадәр, өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырыла. Башкалабыз Казанда концертлар, экскурсияләр, спорт ярышлары үткәрелә. Ун көн дәвамында өлкәннәр сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә, комплекслы медицина тикшеренүләре узарга була. Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә – шәхси ярдәм күрсәтү, истәлекле очрашулар үткәрү күздә тотыла. Чараларның тулы исемлеге белән Казан мэриясе сайтныда танышырга мөмкин.











