Республика буйлап төрле мәдәни үзәкләр яңартыла, һәрберсендә заманча мөмкинлекләр тудырыла. Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге китапханә дә даими рәвештә күләмле чаралар оештырып килә. Алар арасында «Кунакчыл Түбән Кама» проекты халык тарафыннан аеруча кызыксыну тапкан. Чираттагы очрашуда безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.
Әлеге китапханә 2015нче елда төзекләндерелеп яңача эшли башлый. Төрле юнәлешләрне колачлаган проектлар тормышка ашырыла. Башка ешмалар белән хезмәттәшлек тә тыгыз ди алар. Ә инде күп еллар дәвамында оештырлып килүче «Кунакчыл Түбән Кама» проекты күренекле язучылар белән очрашуларны күз уңында тота. Чираттагы очрашуга хәзерләнгәндә хәтта әсәрен башка китапханәдән алып укыдык, чөнки үзебезнең китапханәгә авторның китаплары әйләнеп кайтканы юк, укучылар кулында дип сөенеп бүлешә хезмәткәрләр.
«Үлемнән бер адым алдарак» әсәрендә тулысынча булган хәл тасвирлана. Махсус хәрби операциядәге егетләр язмышы. Биографик повесть батырларча хәлак булган Илнур Хәйретдинов турында. Ул үз теләге белән киткән була. Төп герой бер туктаусыз алгы сызыктан яралыларны үзенең Урал мотоциклында алып чыга. Соңгы тапкыр яралыны алып чыкканда аның үзенең дә гомере өзелә.
Төп герой «Фаза», электрик булып эшләү сәбәпле аңа кушаматның шундыен сайлыйлар. Ул яу кырыннан «Урал» мотоциклында яралыларны коткара. Хәтта, солдатлар аның мотоцикл тавышын танып алып, көтеп ала торган була. Әлбәттә, анда булган һәркем үз эшен медальләр, рәхмәт сүзләре өчен эшләми. Ул аны өстән бирелгән, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан дип башкара. Төп герой мулла белән дә очраша торган була, һәм ул: «Мин әле сине намазга бастырам» — ди. Әлеге хыялның чынга ашмый калуы да әсәрнең төтрәндергеч урыннарының берсе булып тора. 200дән артык солдатны коткарып, үзен коткара алмый. Әсәрне укыганда төп геройның гомере өчен синдә «көрәшәсең» кебек. Әсәр буенча безнең телерадиокомпаниянең «Татарстан» радиосында күренекле артистлар башкаруында куелган радиоспектакльдә барлык нечкәлекләрне тыңлаучыга җиткерер өчен төрле алымнар кулланыла. 4 серияле радиоспектакль каhарманнарыбызга карата игътибар, хөрмәт, рәхмәт сүзләре җиткерү өчен тагын бер сәбәп.
Китап фронттагы солдаларга да җибәрелгән. «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре алга таба рус теленә дә тәрҗемә итеп бастырыла.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның әниләре, хатыннары, шул исәптән әсәрдәге төп геройның туганнары да бар иде.
Түбән Кама шәһәрендә дә Ватан өчен, тынычлык өчен көрәшкән батырларга аерым игътибар.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.











