Республикада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Аларга багышлап күп кенә соөиал, мәдәни чаралар оештырыла. Авыл хуҗалыгы тармагының хөрмәтле иң актив ветераннары да игътибар үзәгендә. Җылы очрашудан алдагы язма.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча коллегиаль карарлар эшләү өчен 2019 елның 29 сентябрендә «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы» иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Биредә ел дәвамында төрле чаралар оештырыла. Бүгенгесе көндә ветераннарның хезмәтен, төрле юнәлештә оештырган уңайлыкларын яшь буын белергә тиеш ди ветераннар Советы.
Күрсәткән зур хезмәте, оештыру ягыннан, авылларны үстерү, яшәтү, яшәртү өчен күп көч куйганы өчен Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.
Авыл хуҗалыгында хезмәт итәр өчен фикерләрең нык, ниятләрең изге булырга тиеш. Әлеге тармакта хезмәт куючылар нәкъ шундыйлардан.
Алия Галуиллина, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыкалры.











