Шушы көннәрдә Шушы көннәрдә Чирмешән районының Бәркәтә авылында республикада икенче «ӘЙДӘ» балалар мәдәни-агарту үзәге ачылды. Үзәк «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Чарадан махсус репортаж.
Тантанада Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы — Рамил Айбатов, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге дәүләт бюджет оешмасының проект бүлеге җитәкчесе Гүзәл Фәезова катнашты. Район оешмалары җитәкчеләре, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл халкы һәм кунаклары аеруча сөенеп кабул итте әлеге вакыйганы.
Биредә заманча үзгәрешләр, балалар белән эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Матди-техник база яңартылган, түгәрәкләр эшчәнлеге яңадан каралып, программаларның мәгърифәтчелек өлеше көчәйтелгән. Төп максат — төрле яшьтәге балалар өчен мәдәниятне, иҗатны һәркем файдалана алырлык, аңлаешлы һәм кызыклы итү. Балалар үзәге ике төп юнәлештә — «үткән» һәм «хәзерге» заманны берләштереп эшләвен күз уңында тота. Иҗади сәләтләрне һәрьяклап үстерүгә һәм үсеп килүче буында белем дәрәҗәсен киңәйтүгә юнәлтелгән мәдәни-агарту программаларын уздыру планлаштырыла.
Балалар мәдәни-агарту үзәгендә өч юнәлеш каралган: Беренче һәм икенче бүлмә — балалар һәм яшүсмерләрнең үз сәләтләрен тормышка ашыру, аларның иҗади күнекмәләрен үстерү өчен интерактив-иҗади киңлек. Нәкъ менә бу залда балаларның фикерләре туа, видео-әңгәмәләр языла, халык һөнәрчелеге булдырыла, кызыклы кешеләр белән очрашулар уза.
Бәркәтә авыл Мәдәният йорты — авыл турында, хәтта, чит илдә дә беләләр. «Әйдә» балалар иҗади проекты авыл балалары өчен көндезге лагерь менә инде дүртнче ел балаларны берләштерә, онытылмаслык хәтирәләр бүләк итә. 2026нчы елда җәйге сменада 4 яшьтән 14 яшькә кадәрге 85 бала ял иткән.
Шулай ук биредә «Сәмрух» Бөтенроссия гаилә палата фестивале уза. Аш-су бәйгеләре, остаханәләр, финанс һәм компьютер белеме дәресләре, экскурсияләр, театрлар — болар барысы да ял итәргә генә түгел, мәдәни яктан үсәргә һәм хәтта сәламәтләнергә дә мөмкинлек бирә! Шунысы мөһим барлык проектлар да район башлыгы Рамил Айбатов кул астында һәм аның ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Мәдәният йортында хореография, вокал, театр, кул эшләре студияләре юнәлешендә 12 иҗат түгәрәге эшли. Коллективлар югары осталык белән дан тота, туган авылны, районны горурлык белән тәкъдим итеп, республика, бөтенроссия һәм халыкара мәйданчыкларда танылуны даими рәвештә яулап тора. Мәдәният йорты «Пушкин картасы» Федераль программасын гамәлгә ашыру буенча зур эш алып бара. Район һәм республика яшьләре өчен 30дан артык чара үткәрелгән.
Мәдәният йортының төп үзенчәлеге — зур булмаган авылны — мәдәни һәм туристлык башкаласы ясау теләге. Көн саен мәдәният сараенда кабатланмас проектлар төрле чаралар булдырыла.
Алия Галиуллина, Альмир Җораев, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.
. Үзәк «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Чарадан махсус репортаж.