15-16 октябрьдә Казанның уникаль осталык үзәгендә “Россия-Һиндстан” икенче эшлекле форумы була. Аның максаты – Россия белән Һиндстан төбәкләре арасында сәүдә-икьтисадый, инвестиция һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту, төрле юнәлешләрдә үзара файдалы килешүләр төзү.
Быелның 1 ноябрендә атаклы композитор, җырчы, актриса, татар музыкасы сәнгатендә зур мирас калдырган Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 26 октябрьдә “Кайтаваз. Сара Садыйкова” дип исемләнгән концерт була.
Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр алына.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләренең
Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре — Бәхрейн, Катар, Кувейт,
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Согуд Гарәбстаны делегациясе белән
очрашты.
Татарстан Рәисе республика хөкүмәте йортында Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән Татарстан теннисчыларының 2026
елдагы казанышлары, республикада теннисның киләчәктәге үсеш перспективалары,
төрле ярышлар уздыру, тиешле спорт инфраструктурасы төзү турында фикер алышты.
Татарстан Дәүләт Советының парламент үзәге ачылуга 20 ел тулды. Яңа парламент үзәге ачылу белән Дәүләт Советында күп нәрсә үзгәрде: теркәү системасы яңартылды, электрон тавыш бирү барлыкка килде, заманча телевидение комплексы сафка басты.











