Россия Федерациясе Хөкүмәте Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетын төзеде. Бу турыдагы боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Оештыру комитеты рәистәшләре итеп Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
Россия Федерациясе Президентының Идел
буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ төбәкләренең югары
вазыйфаи затлары белән видео элемтә аша киңәшмә уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Нефть югары мәктәбе” дәүләт технология
университетының һәм Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты.











