Ислам дөньясының мәдәни башкаласына 22 илдән яшьләр җыела. Россия ислам институты “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бен Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты белән берлектә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә “Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы” халыкара студентлар форумын оештыра.











