Кара карга, ала карга, ә Ак карга күргәнегез бар идеме? Гайре табигый кош Дәрвишләр бистәсендә пәйда булган.
Гадәттә башкалардан үзгә булырга тырышучыларга Ак карга дип кушамат тагалар.Димәк Табигатьтә дә Ак каргалар сирәк булса да очрый . Әлеге карганы да башта кыерсыталар, әмма ул бирешми , инде каршы торырга да өйрәнгән. Үзен рәнҗетергә ирек бирми.











