Монда өлкән сыйныф укучылары үсемлекләр генетикасы һәм селекциясе белән таныша ала һәм аграр тармактагы киләчәк һөнәренә тәүге адымнарын ясый. Әлеге проект кемнәр ярдәмендә гамәлгә ашырылган һәм ул укучыларга тагын нинди мөмкинлекләр ача? Алдагы язмада.
Биредә программа югары сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм табигый-фәнни дисциплиналар буенча белемнәрне агросекторда гамәли күнекмәләр белән берләштерүгә юнәлдерелгән. Профильле сыйныфта уку балалар өчен, Казан дәүләт аграр университетын һәм Казан ветеринария медицинасы академиясен дә кертеп, Татарстанның югары уку йортларына һәм көллиятләренә керү өчен һөнәри юнәлеш бирү булып тора.
Укучылар заманча җайланмалар белән эшләүләрен күрcәтте, шулай ук үзләренең беренче тикшеренүләре нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Әлеге проект район хакимияте һәм “Кукморчанка” КФХ (крестьян ферма хуҗалыгы) башлыгы Стелла Халикова-Брундукова ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Әлеге инициатива яшьләрнең агросәнәгать комплексы турындагы күзаллауларын үзгәртергә, аны югары технологияле тармак буларак күрсәтергә тиеш.
Налия Хамидуллина, Азат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы











