Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллина үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей кичәсе Камал театырында узды. Татар театры тарихында тулы бер чор Дания Нуруллина исеме белән бәйле. Актрисаны котларга дуслары, хезмәттәшләре килде. Алар Туфан Миңнуллинның «Гәргөри киявләре» тамашасын уйнадылар.
Танылган музыкаль комедиядә Дания Нуруллина 30 елга якын Гарпина ролен уйный. Һәрвакыт спектакльне алкышлар белән каршы алалар. Дания Нуруллина репертуарында-төрле рольләр. Һәркайсы яктылык һәм яхшылык турында. Аның сәхнә тәхәллүсе — Дания Нурлы – ягъни якты Дания дигәнне аңлата.
Дания Нуруллина Казанда 1946 елда гади эшче гаиләсендә туа. Язмыш аны иркәләми — 13 яшендә әнисен югалта, фронтовик әтисе сигез бала белән ялгыз кала. Нәкъ менә шушы чыныгуда, авыр вакытларда да яктылык таба белә.
Яшь Дания даими рәвештә түгәрәкләргә йөри бию һәм гимнастикада үзен ача.
1966 елда Дания Нуруллина Галиәсгар Камал исемендәге театр бусагасын атлап керә. Аның беренче роле — «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә була. Шуннан башлап ул сәхнәдә яши башлый. Тамашачы аның һәр хәрәкәтенә, һәр карашына ышана.
Дания Нуруллина үз рольләре белән берничә буын тамашачыларны сокландыра . Яшь героинялардан ул салмак кына тирән яшьтәге рольләргә күчеп, чын талантның яше булмавын исбатлаган актриса.
Cәхнә йолдызы безнең «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе белән дә тыгыз элемтәдә. Радиоспектакльләрдә төп рольләрдә катнашып, үзенең кабатланмас тавышы белән бәхәләп бетермәслек хезмәт куя.
Ләлә Зәйнуллина. Ралина Абрамова, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.











