28нче октябрь көнне, Татарстан башкаласында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында VII Казан халыкара лингвистика саммиты башлана.
2020 елдан башлап КФУ лингвистика һәм аның белән бәйле фәннәр өлкәсендә иң зур фәнни чараларның берсен – Казан халыкара лингвистика саммитын үткәрә. Делегатлар Белоруссия, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан генераль консуллыклары хезмәткәрләре дә катнашыр дип көтелә.











