Татарстан башкаласының җәмәгать транспорты паркы 2026 ел ахырына кадәр 98 яңа автобус белән тулылана.
Агымдагы елда беренче тапкыр республика бюджетыннан лизинг түләүләренең 75 процентын финанслау турында карар кабул ителде, бу 2нче пассажир автотранспорт предприятиесе буенча Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән килешү төзергә мөмкинлек биргән. Пассажирларның салонга кагылышлы барлык теләкләре исәпкә алынган: яңа состав кондиционерлар, автобус йөртүчеләрнең хәлен күзәтү системалары, тугыз онлайн-камера, зур мәгълүмати экран, USB-зарядкалар белән җиһазландырылган. Кондукторсыз түләү өчен бишәр терминал кулланыла.
«Шулай ук КАМАЗда җитештерелгән 87 яңа троллейбус сатып алу өчен финанс ярдәме дә көтелә. Шуны да билгеләп үтәбез, 2023-2024 елларда 64 яңа троллейбус сатып алу бу транспорт төреннән файдаланучыларның өлешен арттыруга китергән. Бүген ул 12 процентны тәшкил итә.











