Апас районы Каратун урта мәктәбендә агрокласс ачылды.
Туган җиргә хезмәт итәр буын үсә. Апас районы, Каратун урта мәктәбендә агрокласс ачылды. “Апас-мол” берләшмәсе ярдәме белән булдырылган заманча уку кабинеты балаларга авыл хуҗалыгы серләрен өйрәнү, теоретик белемнәрен практикада сынап карау һәм киләчәк һөнәрләренә беренче адымнарын ясау мөмкинлеге бирә.











