Иртәгә 29нчы октябрьдән 31нә кадәр «Казан Экспо»да Татарстан Республикасының мини-роботлар көрәше буенча III ачык турниры уза.
Бүгенгесе көндә әзерлек тулы көченә бара. 30нчы октябрьдә Республикадан 31 команда Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы өчен көч сынаша. Авырлыгы 1,5 кг га кадәр булган роботлар махсус рингта өч минутлык алышларда катнаша. Командаларда 8 яшьтән алып – 17 яшькә 2–5 бала чыгыш ясый. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: беренче урын өчен — 200 мең сум, икенче урын өчен — 150 мең сум, өченче урын өчен — 120 мең сум. 31нче октябрьдә шул ук мәйданчыкта роботлар көрәше буенча 2026нчы елгы халыкара чемпионатның хәлиткеч алышлары уза. Өч технологик шоуда биш илдән һәм Россиянең 10 төбәгеннән командалар катнаша. Ярышлар ике категориядә: 1,5 кг га кадәр һәм 110 кг га кадәр авырлыктагы роботлар арасында уза.











