Шушы көннәрдә беренче татар хатын — кыз композиторы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулу уңаеннан «Кайтаваз. Сара Садыйкова» дип исемләнгән концерт узды. Биредә үткән һәм киләчәк арасына иҗади күпер салынды. Чарадан безнең репортаж.
Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Шулай итеп Сара Садыйкова 1942нче елда Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә.
Үзенең иҗат юлында ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң танылу казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, драма актрисасы. ТАССРның атказанган һәм халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе.
Чарада иң беренче игътибарны җәлеп иткәне Казан шәһәре, Киров районында урнашкан 4нче татар гимназиясе тарафыннан оештырылган күргәзмә. Алар әйтүенчә Сара Садыйковага багышланган музейдан тыш 2004нче елдан бирле «Калфаклы сандугач» дип исемләнгән конкурс-фестиваль оештырылып килә. Чөнки Сара Садыйкованың үзен халык — «Калфаклы сандугач» итеп күңелендә саклый.
Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Биредә гаилә дуслары, аны якыннан белгән Зөлфия Авзалова хәтирәләре белән уртаклашты.
Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмаслык образлар иҗат итә. Чарада иң кадерле кунак 101 яшен тутырган Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская иде.
Композитор Солтан Габәши беренче операны нәкъ Сара Садыйкова тавышына туры китереп яза. Бу беренче татар операсында беренче хатын-кыз партиясе, төп партия була.
«Калеб» яңа буын җыены, Казан мэриясе белән берлектә оештырган концретларның максаты шәхесләрне искә төшерү, мирасларын яңа буынга тапшыру.
Саба районыннан килгән Диләрә ханым нәселебез белән Сара Садыйкова иҗатына гашыйкбыз дип бүлешә.
Алия Галиуллина, Глеб Ширяев, Татарстан яңалыклары.











