28нче октябрьдә Казанда Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында VII Казан халыкара лингвистика саммиты узды.
Биредә Үзбәкстан, Казахстан, Һиндстан, Кыргызстан, Беларусь консуллыклары катнашты. Казан федераль университеты тарафыннан лингвистика һәм чиктәш фәннәр өлкәсендә зур фәнни чараларның берсе — Казан халыкара лингвистика саммиты 2020нче елдан уздырыла. Оештыручы Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты һәм лингвистик тикшеренүләр институты, Россия мәгариф академиясе. Саммит 5нче ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Саммитның партнерлары сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү стратегиясе институты, Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен федераль институты, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте (РОПРЯЛ), Рус теле һәм әдәбияты буенча халыкара ассоциация (МАПРЯЛ), Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, Татарстан Республикасы каршындагы рус теле комиссиясе, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия.











