Африканың өч иле – Ботсвана, Сейшель утраулары һәм Того – якын арада Мәскәүдә илчелекләр ачарга ниятли, Россия бу планнарны хуплый. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия-Африка саммитының өченче пленар утырышында чыгыш ясаганда белдерде.
«Ботсвана, Сейшель утраулары һәм Тогоның якын арада Мәскәүдә үз илчелекләрен ачу нияте турында беләбез һәм, әлбәттә, аларны хуплыйбыз», — дип билгеләде Россия лидеры.
Шул ук вакытта Путин Россия ягы илдә инде гамәлдә булган Африка дәүләтләренең дипмиссияләренә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтә, дип ышандырды.
Россия-Африка саммитының төп идеяләре — Россия-Африка хезмәттәшлеген һәрьяклап киңәйтү һәм Африка дәүләтләренең суверенитетын ныгыту, дип ачыклык кертә Кремль матбугат хезмәте.











