«Татар намазлыгы» Тиздән Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияты музеенда намазлыкларга багышланган күргәзмә ачыла.
Биредә халыктан экспонатлар – әби-бабайлар истәлеге булып сакланган татар намазлыклары тупланган. Күргзәмә татар-мөселман традицияләрен саклау, киң танытуга, шулай ук Россия халыклары арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлтелгән. Чара Россия халыкларының бердәмлеге елы һәм «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында үткәрелә. Күргәзмә идеясе — Татарстан гаиләләрендә һәм аннан читтә саклана торган, татар халкына хас намазлыкларны барлау. Биредә тарихны үз эченә алган 50 намазлык тәкъдим ителә. Күргәзмә 3нче ноябрьдә ачыла, оештыручылар әйтүенчә якынча 6 ай дәвам итә. Аннан соң, намазлыклар хуҗаларына кире кайтарыла.











