Бу көннәрдә илебез гражданнарына Россия Федераль салым хезмәтеннән хәбәрнамәләр килә. Димәк, узган ел өчен салым түләргә вакыт җиткән. Быелгы кампаниянең яңалыклары белән таныштыру өчен безнең студиягә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5 нче салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин килде.











