Татарстан 2026 ел йомгаклары буенча хәләл продукция экспортын 50 миллион долларга җиткерергә җыена. Бу турыда Татарстан Республикасының инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.
Татарстанда яшәүче 7 меңгә якын кеше «Работа России» кадрлар үзәгенең республикадагы бүлегенә яңа һөнәр үзләштерү яки «Кадрлар» илкүләм проекты буенча квалификация күтәрү өчен сорап мөрәҗәгать иткән.
«Наше время – Безнең заман» иҗат фестиваленең чираттагы зона этабы 6 һәм 7 ноябрьдә Яшел Үзәндә Горький исемендәге Мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә узачак.
Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Россия Федерациясе Федераль Җыенының Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Республикада шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә. 51 мең 402 гектарда, ягьни барлык мәйданның 98 процентында уңыш казып алынган. Һәр гектардан уртача 512 центнерга якын татлы тамыр җыелган.
Татарстан башкаласында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, декабрьгә кадәр 1 меңгә якын чара узачак. Бу хакта Казан башлыгы
урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.











