Чирмешән районында “Мәрхәмәт” үзәге ачылды. Анда нинди чаралар үткәрергә җыеналар?
Шушы көннәрдә Чирмешән муниципаль районында “Орион” яшьләр үзәге базасында Татарстанда 46нчы Мәрхәмәт үзәге ачылды. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләре исемлеген гамәлгә ашыру максатларында, Россия Федерациясе Дәүләт Советының 2022нче елның 22нче декабрендәге яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышы йомгаклары буенча эшләнгән.











