“Шәмәк” хуҗалыгында үскән көнбагыштан – май, бодайдан – он ясала. Шәмәк авылы һаман да яңалыкка омтыла. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсе киңәя, җитештерү тармагы арта. Соңгы вакытта “Шәмәк” крестьян-фермер хуҗалыгы он җитештерү белән беррәттән, көнбагыш мае ясау белән дә мәшгуль.











