Кукмара халкы волонтерлык хәрәкәтенең чын Әйдаманы. 73 нче машина Рубежный шәһәренә җибәрелде.Республика буйлап махсус хәрби операция башланганнан бирле солдатларга, аларның гаиләләренә даими рәвештә ярдәм күрсәтелә. Кукмара районы халкы да волонтерлык хәрәкәтен тулы көченә алып бара. Шушы көннәрдә гуманитар ярдәм белән 73нче машина илтеп тапшырылды. Йөк Рубежный шәһәренә, күчереп төяү пунктына юнәлтелгән.
“Боевое братство.Кукмор” волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучылардан килгән сораулар буенча гуманитар ярдәм җыеп җибәрә. Шулай ук ярдәмне әзерләүдә Кукмара районының битараф булмаган халкы, шул исәптән эшмәкәрләр, эре оешма җитәкчеләре һәм хакимият башлыклары да катнаша.
Салкыннар башлану сәбәпле, хәрбиләргә урын-җир, йокы капчыклары, җылы кием, блиндажлар төзү өчен төзелеш материаллары, газ баллоннары кирәк. Шулай ук азык-төлек продуктлары, медицина әйберләре җибәрелә
Ләлә Зәйнуллина, Налия Хамидуллина, Динара Амурова, Азат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.











