8нче ноябрьгә кадәр «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе уза, анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Быел акция онлайн-форматта уздырыла, ә катнашучыларның шунда ук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге дә бар. Диктант 30 тест биременнән тора: барлык катнашучылар өчен бертөрле 20 уртак һәм һәр субъектта яшәүчеләр өчен уникаль 10 сорау. Диктант өчен иң күбе 100 балл алырга була: һәр өлеш өчен 70 һәм 30 балл. Барлык биремнәрне 45 минут эчендә үтәргә кирәк — бу вакыт узгач биремнәр ябыла.
Диктантны өч телдә язарга мөмкин: рус, инглиз һәм испан телендә. Катнашучы сертификаты, нәтиҗәләрне күрсәтеп, диктант узганнан соң ук формалаша. Биремнәргә дөрес җаваплар 16нчы ноябрьдә акция сайтында урын ала, шәхси нәтиҗәләрне бастырып чыгару 12нче декабрьгә планлаштырылган. Россиядә акция бишенче тапкыр уза.











