Россия ислам институтында Шәкертләр арасында Коръән бәйгесе узды. Иң оста укучы кем?
Россия Ислам институтында Коръән уку буенча җиденче республика бәйгесе узды. Анда Татарстан Республикасы мәдрәсәсе студентлары катнашты. Быел конкурс катлауландырылган. Әгәр үткән елда — бер генә этап булса, монда алар дүртәү. Биремнәр төрле юнәлештә әзерләнгән — матур һәм ялгышсыз итеп изге китапны укырга, сүрәләрне яттан белергә.
Быелгы бәйгедә 50 ир-ат һәм беренче тапкыр 40 кыз катнашты. Ярышлар Коръән укуны популярлаштыру, ислам фәннәре өлкәсендә белгечләр әзерләү, шулай ук талантлы укучыларны ачыклау һәм бүләкләү максатын үз алдына куя.
Ир егетләр арасында Мәдрәсә һәм югары уку йортлары җиңүчеләре: Яр Чаллы «Ак мәчет» мәдрәсәсе, Казан ислам университеты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.











