Чүпрәле районында язмышлары тулы бер чор елъязмасына әверелгән кешеләр шактый. Шуларның берсе Хайбулдино авылыннан — Мария Шуркина. Тыл ветераны турында тулырак Мөршидә Җиһан репортажында.
Мария түтәйнең гасыр бусагасын атлаганга да биш ел узган. Аңа 3 нче ноябьдә – 105 яшь тулды. өй тулы кунак. Дөрес күбесе үзенең нәселе.
Ә район исеменнән аны Алексей Ярухин котлады. Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатларын һәм Чүпрәле районы админстрациясеннән бүләкләр тапшырды.
Әби әле иҗекләп булса да күзлексез үзе укый. Ара-тирә уйлары белән яшҗлеккә дә кайтып килә. Дүр абыйсы фронтка китә. Үсмер Мария арымый-талмый эшли: атларга атланып ашлык һәм салам ташый, фермада эшли, сыер сава. Аны, башка бик күпләр кебек үк, окоплар казырга, блиндажлар өчен утын кисәргә җибәрәләр. Аннан бер-бер артлы әти –әнисе үлә.
Сугыш ветераны Иван Кузьминга кияүгә чыгып 8 бала үстерә. Ире яраларандан иртә китү сәбәпле балалар аның җилкәсенә кала . Хәзер тырышлыгынның әҗер савапларын күрә. Аның 10 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.Әнә ничек яратып котларга кайткан алар.
Мария түти барысына да рәхмәтле, оныкларыныд тәбиркләвенә дә җавапсыз калмады.
Сезгә дә минем кебек озын гомер телим.Тырышып укыгыз , бишлеләр генә алыгыз дип күңелдәшгесен җиткерә. Хәзер юбиляр кызы Галина белән яши. Мин яшь әле паспорт кына картай ди Мария түти.
Мөршидә Җиһан. Ранилә Алиуллова Татарстан яңалыклары











