Халыкта 21 нче ноябрьгә кадәр вакытны, «кара көз ае» дип әйткәннәр. Бу айда көннәр торган саен кыскара бара, салкын яңгырлар ява. Республикада да сизелерлек суытты. Бүген 9нчы ноябрдә синоптиклар урыны белән бераз кар явуын фаразлый, җил көньяк-көнбатыштан, секундына 10 метрга кадәр, көндез һава температурасы 2 градус. Юлларда аеруча сак булырга кирәк, урыны белән бозлавык . Республика Дәүләт автоинспекциясе белгечләре, машина йөртүчеләргә 1 нче декабргә кадәр, җәйге көпчәкне кышкысына алыштырырга кирәклеге турында искәртә.Үзегезне саклагыз. Җылырак киенеп йөрегез.











