Актуаль киңәш” сәхифәсе белгече Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Илшат Баһавиев террорчылык гамәлләренә җәлеп итүчеләргә каршы тору турында сөйли.
Тапшыруыбызда төрле темаларга багышланган язмалар тәкъдим итәрбез. Аерым алганда, укучыларда төгәл фәннәргә карата кызыксынуны арттыру һәм сәнәгать өлкәсен белемле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан гамәлгә ашырыла торган «Физик-математик алгарыш» проекты турында әңгәмә ишетә алырсыз. Моннан тыш, бүген яңа сәхифәбезне тәкъдим итәргә ниятлибез. Республикабыз тормышы өчен әһәмиятле булган төрле тармакларның тарихын, үсеш этапларын барлау максатыннан “Аудиомузей” дигән цикл башлап җибәрәбез. Беренче экскурсия урман хуҗалыгына кагылышлы булыр. Шулай ук радионың иҗат коллективы тарафыннан әзерләнеп бу атнада эфирга барачак тапшыруларның эчтәлеге белән таныштырып китәрбез.











