Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының йомгаклау сезонында яңартылачак ишегалды территорияләренең тулы исемлеге ачыкланды. Киләсе елда республиканың дүрт муниципалитетында 383 күпфатирлы йорт янындагы 240 ишегалды тәртипкә китереләчәк.
Бу атнаның чәршәмбе көнендә — 11 ноябрьдә Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе эшләячәк. Шәһәр халкы җылылык һәм су белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, идарә итүче оешмалар эшчәнлегенә багышланган сораулар белән шалтырата ала.
Быел «Казанда Көнчыгыш базары» фестивалендә ике ансамбль – Үзбәкстаннан «Ялла» һәм Белоруссиядән «Песняры» төркемнәренең уртак концерты була.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндәге Горький исемендәге завод коллективына яңа генераль директор вазыйфасына Дмитрий Ермаковны тәкъдим итте.
Татарстан халкына 2025 ел өчен 2 миллион 200 мең чамасы милек салымы белдерүе юлланган, салымның гомуми суммасы 13 миллиард 300 миллион сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк.











