Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы»бәйгесе дәвам итә. Бу көннәрдә уникаль осталык үзәгендә үзләренең һөнәрләрен, кунакчыллыгын Саба районы тәкъдим итте.
Килгән кунакларны төрле халыкларның милли ризыклары белән каршы алдылар.Саба районы үз тарихын халык кәсепләре, гаилә традицияләре, җирле халыкның җырлары һәм иҗаты аша тәкъдим итте. Саба районы элек-электән агач белән эшләү традицияләре белән билгеле — халык һөнәрләреннән алып бүгенге урман хуҗалыгына һәм агач эшкәртүгә кадәр. Дуслык ярминкәсендә район халкы иҗади эшләнмәләрен күрсәтте.
Татарстанның мәдәни башкаласы бәйгесендә чирраттагы катнашучылар: Минзәлә һәм Мөслим районнары үз программаларын 27 нче ноябрьдә тәкдим итә.











