Тиздән башкалабыз Казан янә халыкара мәйданчыкка әйләнә. 10 һәм 11 нче декабрьдә Уникаль осталык үзәгендә «Казаныш» V нче халыкара архитектура-төзелеш форумы уза. Шәһәргә 11 илдән 200 гә якын танылган архитекторларның килүе көтелә. Быел форумның эшлекле программасы сигез бүлектән тора: алар арасында архитектура, шәһәр төзелеше, сәнәгать киңлекләрен үзгәртү, архитектор һөнәренә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышу.











