Әлеге масштаблы чара инде 19 нчы тапкыр татар дөньясында эшлекле хезмәттәшлекне үстерү, эшмәкәрләр арасында элемтәләрне ныгыту һәм уртак икътисади проектлар башлап җибәрү өчен иң зур халыкара мәйданчыкларның берсе. Өч көн дәвамында чарада катнашучылар тәҗрибә уртаклашып, үзара аралашып, ышанычлы хезмәттәшләр табу мөмкинлегенә ия булды. Быел форумда 10 илдән һәм Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән 400 татар эшмәкәре катнаша.











