Татарстанның коммуналь хезмәтләре кышкы эш режимына күчте. Казанда махсус техника паркы территорияләрне җыештыру өчен 65 робот белән тулыландырылды, шуның унысы Казанда җитештерелгән.
Алар муниципаль предприятиеләргә инде тапшырылган. Беренче тапкыр быел кыш айларында, техника эшен контрольдә тоту һәм оператив җавап бирү буенча махсус үзәк эшли башлый. Шулай ук. Казан халкының кар көрәп, акча эшләү мөмкинлеге дә була. Казан мэриясе цифрлы сервис эшләтеп җибәрде. Бу мөмкинлектән файдалану өчен үзмәшгуль булырга кирәк.











