Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 17 октябрьдә җиденче чакырылыш парламентның 14нче утырышында республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында шундый карар чыгарылды.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең элеккеге баш табибы Марат Гатауллин Республика клиник хастаханәсенең баш табибы вазыйфасына билгеләнде. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев аны республика клиник хастахаәсе коллективына тәкьдим иттеләр.
Мәскәүдә «Алтын көз» 27 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Татарстан үз экспозициясен тәкъдим итте. Татарстан стендында дүрт көн дәвамында ит, сөт продукциясе, казылык, сыр, ак май һәм кош итеннән әзерләнгән ашамлыклар белән танышырга мөмкин.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан һәм «Газпром» акционерлык җәмгыяте республиканы газ белән тәэмин итүне, газлаштыруны үстерү, компания белән Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне арттыру эшен дәвам итәчәк. Санкт Петербургта 14 нче Халыкара газ форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» АҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер берничә килешүгә кул куйды.
Саратовта Идел буе федераль округының «Милләт горурлыгы – 2025» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасыннан премия лауреаты булып Лилия Фәсхетдинова танылды.
13 октябрьдә танылган шагыйрь, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тула. 16 октябрьдә Җәүдәт Дәрзаманның туган авылы — Лениногорск районының Сугышлы авылында искә алу кичәсе була.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллегенең яңа җитәкчесе Эли Кагарбеков белән очрашты. Алар Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне, төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.