Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләре башлана.
Россиядә ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары» XII Бөтенроссия әдәби конкурсы старт алды.
Бу атнада укучыларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны төркемнәргә җыю старт ала.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы әгъзалары химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге инновация материалларгына, заманча алымнарга багышланган хисапларны тыңладылар.
Ел башыннан республика иҗтимагый экология кабул итү бүлмәсенә 582 мөрәҗәгать кергән. Аларның 419ы хәл ителгән. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 354 белдерү кергән. «Халык контроле» системасында 189 мөрәҗәгать теркәлгән.
Быел Чаллыда гомуми озынлыгы 30 чакрымга якын өч юл участогын яңарту күздә тотыла. Ремонт эшләрен башкаруга 2 миллиард 700 милллион сумга якын акча каралган. Бу шәһәрнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга мөмкинлек бирә.








