Кичә безнең һәрберебез өчен аеруча якты, матур бәйрәм — Белем көне иде! Бу көн календарьда 1 сентябрь булып билгеләнгән, әмма ул күңелләребездә ел әйләнәсе саклана торган иң кадерле мизгелләрнең берсе. Алтын көзнең беренче көнендә белем йортлары үз ишекләрен ачты. Сыйныф бүлмәләрендә кыңгырау чыңы яңгырады, студентлар лекция залларына юнәлделәр. Әти-әниләр исә балаларының мәктәп бусагасын атлап керүләрен күзәтте. Мәктәп ул — дуслык, тәрбиялелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу кебек олуг хисләрнең бишеге. Мәктәптә укырга, язарга, санарга гына түгел, без анда тормыш итәргә өйрәнәбез. Алган белемнәр, тәрбия орлыклары безне гомер буе озата бара.












