Хәерле көн, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Эфирда “Яшьлек аланы” тапшыруы. Микрофон алдында мин – Фәйрүзә Мөхәммәтвәли. Кайвакыт бер кеше бөтен шәһәрне, хәтта төбәкне үзенең күңел нуры белән яктырта ала. Кайвакыт бер йөрәктәге ут меңләгән йөрәкне кабызып җибәрә. Безнең студиябызда кунакта нәкъ шундый кеше — татар милләте өчен янып-көеп яшәүче, зур эшләр башкаручы Самара өлкәсе Сызран шәһәре татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, быел 36 нчы тапкыр узган Татар яшьләре көннәре лидеры исеменә лаек булган Наил Йосыпов.












