Татар музыкасын дөньяга таныткан Зөлфия Камалованың арабыздан китүенә 18 сентябрьдә 2 ел була. Аның туган көнендә «Зөлфия Камаловага багышлау» концертыннан репортажның беренче өлешен тәкъдим иткән идек, бүген аны дәвам итәбез. Зөлфия Камалованың җырларын башкаручылар аның нечкә тойгыларын саклап, яңа сулыш өрделәр. Һәр нотада ярату, һәр сүздә-сагыну…












