Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәге берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов белән очрашты. Алар кулланучылар кооперациясе оешмаларының агымдагы шартлардагы эше һәм киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру планнары турында фикер алышты.
Республика Хөкүмәте Йортында Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
Азнакай район Советының чираттан тыш утырышы булды. Муниципаль депутатлар районны 15 елдан артык җитәкләгән Марсель Шәйдуллинның отставкасын кабул итте. Муниципалитетның яңа җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөек
Ватан сугышы чорындагы «Пантера» трофей немец танкын карады. Хәрби техниканы быелның августында Казан илкүләм тикшеренү
технологик университеты территориясендә — Карл
Маркс урамында төзелеш эшләре вакытында ачыклаганнар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәт йортында Kazan DigitalWeek Халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Анда видео элемтә аша Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев катнашты.
Казан Кремлендә «ПолитЗавод‑2026» Федераль иҗтимагый‑сәяси проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Проектта катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре халыклары белән безне тирән тарихи -гуманитар элемтәләр берләштерә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дәүләтләренең генераль прокурорлары координацион советының 36 нчы утырышында белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөек
Ватан сугышы чорындагы «Пантера» трофей немец танкын карады. Хәрби техниканы быелның августында Казан илкүләм тикшеренү
технологик университеты территориясендә төзелеш эшләре вакытында ачыклаганнар.