Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының
Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәләли белән очрашты. Илченең Татарстанга визиты Казанда Иран Мәдәнияте көннәренә багышланган.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин
Таҗикстанда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Таҗикстан
Президенты Эмомали Рахмон белән очрашуында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт хезмәте ветераннары белән
очрашты. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара уникаль
осталык үзәгендә узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Таҗикстан арасында Икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең 22 нче утырышында катнашты. Чара Дүшәнбе шәһәрендә узды.
Республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының эше белән танышты, шулай ук Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Сарманда фронтовик-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Әзһәр Габидинең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәгариф хезмәткәрләрен һәм ветераннарны урта һөнәри белем бирү көне белән котлады.
Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры юбилеена багышланган «Казан операсы. 150 ел» дигән китап-альбомны тәкъдир иттеләр. Авторлар әлеге басманы өч ел дәвамында әзерләгән.
Сарманда фронтовик-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Әзһәр Габидинең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Таҗикстан Республикасы Генераль прокуроры Хәбибулла Вохидзода белән очрашты.
Мамадышның «Юбилейный» спорт залында авыл районнарының
ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Волейбол федерациясе
президенты Кубогына XIII уеннар башланды. Ярышларга Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, республика
Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин старт бирде.
Казанның Юлиус Фучик урамында 2028 елның 3 июленә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу метрополитенның икенче линиясенең икенче участогын төзү эшләренә бәйле.











