“Бергә” проектының бушлай остаханәләренә теркәлү башланды. Остазлар нәрсәгә өйрәтерергә җыена?
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казанның берничә яшүсмерләр клубында «Бергә» проектының бушлай остаханәләре уздырыла.
Шәһәр яшьләре үзләрен иҗатта сынап карый, Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша, бию, спорт дәресләрендә катнаша, үз куллары белән сувенирлар ясый ала. Чараларга эш көннәрендә иртәнге10нан 17:00 сәгатькә кадәр теркәлергә була һәм ул 3 ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә тәмамлана. Адреслары, остаханәләрнең темалары белән рәсми сайтта таныша аласыз.











