Татарстан журналистлар берлегендә Марсель Зариповның тормыш һәм иҗат юлына багышланган искә алу кичәсе узды. Атаклы публицист, прозаик, тәрҗемәче, умартачыны искә алу чарасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Марсель Зарипов Сарман районы Янурыс авылында туган. Ул 14 яшеннән эшкә керешеп, завод эшчесе, нефтьче һөнәрләрен үзләштергән, Әлмәт шәһәре газетасы редакциясендә журналистикага кереп киткән. 25 ел дәвамында партия Үзәк Комитеты басмасы «Советская Россия» газетасының Казандагы үз хәбәрчесе сыйфатында зур Совет иленә билгеле журналист буларак таныла. Чараны оештыручы Ралия Фәтхетдинова иң әүвәл Марсель абыйный тәрҗәмәи хәлен искәртеп үтте.
Атаклы публицист, прозаик, тәрҗемәче Марсель Зариповны искә алу кичәсендә матбугат ветераннары, язучылар аның белән бәйле истәлекләр белән уртаклашты. Озак еллар Журналистлар берлеген җитәкләгән Римма Ратинкова өчен дә Марсель абый үрнәк журналист.
Журналистлар берлегендә үткән чарада Марсель Зариповның иҗаты, үзәк матбугатта уңышлы эшләве, үзе киткәч аның иҗади хезмәтен саклап, дөньяга чыгарган Саяра Зарипованың фидакарьлеге турында сокланып сөйләделәр.
Марсель Зарипов, лаеклы ялга чыгып, чирек гасыр гомерен бал кортлары дөньясына, умартачылык һөнәренә багышлый.Искә алу кичәсенең икенче өлеше нәкъ менә аның мирасы булып калган умарталарда җитешкән баллы , чәй өстәле янында узды.
Мөршидә Җиһан. Айсылу Сәлмәнова. Татарстан яңалыклары.











