Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәт йортында Халыкара университет спорты федерациясе президенты Леонц Эдер белән очрашты. Ул Леонц Эдерның Татарстанның студентлар спорты хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирүен билгеләп үтте.
Татарстан башкаласының җәмәгать транспорты паркы 2026 ел ахырына кадәр 98 яңа автобус белән тулыланачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казан мэриясендәге эшлекле дүшәмбедә шул хакта белдерде.
Татарстанда җиде ярминкә көнендә фермерлар 871 миллион 500 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен саткан. Ярминкәләргә социаль әһәмиятле товарлар кертү сизелерлек артты.
Казандагы Уникаль осталык үзәге резиденты «Мамык-йон әйберләре» остаханәсе казанышлары «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында билгеләп үтелде.
Республикада Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелде. Хәзерге вакытка төбәк шәһәрләре һәм районнарыннан 28 китапханәче Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелгән.
Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» иҗат фестиваленең зона туры гала-концерт белән тәмамланды.
Татарстан Министрлар Кабинетында Kazan Digital Week Халыкара форумын уздыру мәсьәләләренә багышланган брифинг булды.
Казандагы Уникаль осталык үзәге резиденты «Мамык-йон әйберләре» остаханәсе казанышлары «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында билгеләп үтелде.
Республикада Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелде. Хәзерге вакытка төбәк шәһәрләре һәм районнарыннан 28 китапханәче Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелгән.
Татарстанда иҗтимагый институтлар эшчәнлеген системалаштырырга, төп өстенлекләрне билгеләргә һәм ведомствоара элемтәләрне көчәйтергә кирәк. Бу хакта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Иҗтимагый палата һәм Муниципаль берәмлекләр советының уртак утырышында белдерде.
Татарстан Министрлар Кабинетында Kazan Digital Week Халыкара форумын уздыру мәсьәләләренә багышланган брифинг булды.
Казан Ратушасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документка мөфти, республика Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм институтның генераль секретаре Ихсан Овют кул куйды.











